«Табигать матурлыгы аша – күңел матурлыгына»: әдәби кунакханә (18+)

Табигать матурлыгы, күңел матурлыгы кебек үк, бар кешегә дә ачылмый, аны күрә һәм ишетә белүчеләр генә аңлый. Шагыйрьләр һәм язучылар үз һәм геройларының күңелен халәтен табигать белән чагыштыра. Кешеләр әлеге матурлыкны тавышлар, буяулар, сүзләр белән җиткерергә тырыша. 

5 апрель көнне 1 нче санлы китапханә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә  «Табигать матурлыгы аша – күңел матурлыгына» дигән әдәби кунакханә уздырды.

мероприятие
IMG_20220405_115216
IMG_20220405_115141

Чарада катнашучылар шигърият дөньясына якынайды, әсәрләрендә табигать матурлыгын тасвирлаган рус шагыйрьләренең иҗаты белән танышты. Кичә «Табигатьнең мәңгелек матурлыгы» видеопрезентациясе белән үрелеп барды. Чарага килүчеләр А.С. Пушкин, Ф.И. Тютчев, А.А. Фет, С.А. Есенин һ.б. ларның шигырьләрен укыды.

Шулай ук китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, анда иҗатларында табигатьне җырлаучы рус шагыйрьләре һәм язучыларының китаплары урнаштырылды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: